2021 нче елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 нчы елның 5 нче мартындагы 158 нче номерлы карары (2.5 пункт) белән расланган «2019-2025 нче елларга Татарстан яшьләре» дәүләт программасының «2019-2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» ярдәмче программасы кысаларында яшьләрнең хокукый грамоталылыгын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар циклы гамәлгә ашырыла. 5-11 нче сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында яшүсмерләргә һәм яшьләргә хокукый белем бирү буенча видеороликлар карау оештырылды. "Паспорт, чит ил паспорты алу", "Шәхси счетның иминият номеры, салым түләүченең идентификация номеры нәрсә ул?", "Югары уку йортларында белем бирүнең нинди төрләре бар? Тулай торакта ничек урын алырга?", "Нәрсә ул теркәлү, ни өчен кирәк ул?", "13% кире кайтару нәрсә ул һәм ул кемгә тиеш?", "18 яшькә кадәр эшкә урнашу. Хезмәт килешүе", "Торак-коммуналь хезмәтләр"/