2005 нче елдан башлап ООН Генераль Ассамблеясе тәкъдиме белән ноябрьнең өченче якшәмбесе бөтен дөньяда Юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 18 нче ноябрь көнне мәктәбебездә Дөньякүләм юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар үтте. Башлангыч сыйныф укучылары “Юлларда сак булыгыз!” дигән темага рәсемнәр ясадылар (җитәкчеләре: Гараева Р.Н. һәм Валиева Г.А.) Чара барышында укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыттылар, юл билгеләрен искә төшерделәр