18 ноябрь Мөслим сәнгать мәктәбе өчен вакыйгаларга бай көн булды. Тынлы уен кораллары бүлеге укытучысы Рунар Шәяхмәтов 2 сыйныф укучысы Аделина Хәлилова белән “Тынлы уен кораллары сыйныфында тын алуны өйрәнү кагыйдәләре” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. “Башлангыч этапта дөрес итеп тын алырга өйрәнү бик җитди мәсьәлә”, - ди Рунар Расыйх улы. Дәрес барышында әлеге кагыйдәләр уен формасында өйрәнелде. Ачык чарада директор Айгөл Фәттахова, укыту эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева, бүлек җитәкчесе Алеся Латыпова катнаштылар.