"Син юлда берүзең генә түгел, үзеңне гражданин буларак тот!” исемле юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне көненә багышланган акция

2021 елның 19 ноябре, җомга

18 ноябрьдә  Мөслим лицееның «Яшь җәяүле “ юл хәрәкәтенең яшь инспекторлар отряды әгъзалары «Син юлда берүзең генә түгел, үзеңне гражданин буларак тот!” исемле юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне көненә багышланган акциягә чыктылар. Акциядә катнашучылар шигырьләр сөйләделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча листовка-белешмәлекләр тараттылар, мөслимлеләрне юллардагы фаҗигаләр мөмкин кадәр азрак булсын өчен барысын да эшләргә өндәделәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагына беркем дә битараф калырга тиеш түгел!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International