18 нче ноябрь көнне Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында технология укытучыларының чираттагы район семинары үтте. Семинарда Олы Чакмак мәктәбенең югары категорияле технология укытучысы Миңнур Нәгыймова “Тукыма үзлекләре” темасы буенча ачык дәрес һәм “Мин бәлки официант булырмын” дип исемләнгән ачык чара үткәрде.
Беренче категорияле технология укытучысы Мөнәвир Нәгыймов укытучыларга “Агачны сырлау” темасы буенча мастер-класста тәҗрибә уртаклашты. Семинарга килгән укытучылар “Бәйләмнән чәчәкләр” (Д.Низамова, Күбәк урта мәктәбе) , “Рулоннлы саламны тәгәрәтү” (М.Әхмәтов, Тат.Шуран төп мәктәбе) темалары буенча шулай ук мастер-класс күрсәттеләр.
Методик берләшмә җитәкчесе Илшат Закиров олимпиада эшләренең критерийлары һәм таләпләре белән таныштырды.