Күбәк урта мәктәбе. ГТО тестларын тапшыру буенча чара үткәрелде

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Фаттахов Р.К. физик культура укытучылары Ханнанов Ф. Г. һәм Гайров И. З. белән берлектә ГТО тестларын тапшыру буенча чара үткәрде. Анда 1 нче - 11 нче сыйныф укучылары катнашты. барысы 102 укучы. Катнашучылар, яшь категориясенә карап, төрле нормативларны тапшырдылар. Мәсәлән, турникта тартылу, йөгерү һәм отжимание, озынлыкка сикерү, туп ыргыту буенча үз нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Укучыларның күбесе ГТО нормаларын уңышлы тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International