Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында бүген педагог Чубарова Л.И. Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән мәктәпкәчә төркем балалары белән «Туган тел – иӊ матур тел!» исемле әӊгәмә үткәрде. Аның барышында балалар туган тел турында белемнәрен ныгыттылар, төрле халыкларның телләрен өйрәнү теләге барлыкка килде. Әңгәмә ахырында татар телендә мультфильмнар карадылар.