«Мөслим кызы, Мөслим егете» муниципаль проектын тормышка ашыру кысаларында Күбәк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Мин-ВОЛОНТЕР!» исеме астында таныштыру экскурсиясе үткәрделәр.

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

«Мөслим кызы, Мөслим егете» муниципаль проектын тормышка ашыру кысаларында Күбәк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Мин-ВОЛОНТЕР!» исеме астында таныштыру экскурсиясе үткәрделәр, “ Игелек уят” отряды волонтерлары эшчәнлеге турында сөйләделәр, тематик видеороликлар күрсәттеләр, балалар өчен тренинглар һәм уеннар үткәрделәр.

Әлеге чара районда волонтерлык хәрәкәтләре турында мәгълүмат тарату һәм «Игелек уят» отряды сафларына мәктәп укучыларын җәлеп итү максатыннан оештырылды.

Яхшылык эшләргә ашыгыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International