"Китаплар яшәгән йорт"

2021 елның 13 ноябре, шимбә

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Мөслим егете һәм Мөслим кызы" проекты кысаларында,1 нче а сыйныфы укучылары "Китаплар яшәгән йорт" исеме астында үткәрелгән китапханә дәресендә булдылар.Гөлшат Марс кызы балаларны китапханәнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.
Республикада чыккан гәҗит һәм журналлардан күргәзмә оештырылган иде.Китапханәче аллы-гөлле рәсемнәр белән бизәлгэн "Салават күпере" журналын балаларга укырга тэкъдим итте.Төп игътибар Татарстанның Кызыл Китабына юнәлтелде. Нәниләр тирә-юнебездэ азая барган һәм шушы китапка кертелгэн хайваннар һәм кошлар белэн таныштылар.
Чараның азагында легендар язучы- патриот Муса Җәлил турында фикер алыштылар. Балаларга дәрес бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International