«Рушат дәресләре»

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе
10 ноябрь көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә «Рушат дәресләре» проекты кысаларында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мөслимебезнең мактаулы гражданины Солтанов Рушат Җәүдәт улы белән очрашу үтте. Очрашуның темасы «Җәмәгать урыннарында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре». Кичәне «Тукай бизәкләре» бию ансамбле башлап җибәрде. 1 сыйныф укучысы Язилә Валеева «Әтием – әтикәем» җырын бүләк итте. Рушат Җәүдәтовичта буш кул килмәгән. «Көн-төн» уенын уйнатты. Муса Җәлилнең «Яшь ана», «Сәрби әби тавыгы» шигырьләрен укыды. Укучылар исә кунагыбызның чыгышын җылы алкышларга күмделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International