Мөслим кызы, Мөслим егете муниципаль проекты кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре лицейның 5 нче сыйныф укучылары белән «Татар халкының традицион бәйрәмнәре» дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде. Бу чарада татар халкының дини һәм традицион бәйрәмнәре турында әңгәмәләр үткәрелде. Китапханәче балаларда татар халкы тарихы, аның гореф-гадәтләре белән кызыксыну уятты.