Үзәк балалар китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан лицейның мәктәп яны лагерена йөрүче башлангыч сыйныф укучылары белән «Халыклар дуслыгы» дип исемләнгән китапханә сәгате узды. Бу чарада төрле халыклар, аерым алганда, Россиядә яшәүче халыклар, аларның гореф-гадәтләре һәм диннәре, гражданлык позициясе, гражданлык һәм патриотизм, Ватанга мәхәббәт турында әңгәмәләр үткәрелде. Чара ахырында барысы бергә Россия гимнын башкардылар. Китапханәче балаларда Россия дәүләте тарихы белән кызыксыну уятты һәм Ватан язмышы өчен җаваплылык формалаштырды.