Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары!
Ихлас күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезнең көндәлек хезмәтегез гаять зур тәвәккәллек, җаваплылык сорый, шактый күп көч һәм энергия чыгымнары таләп итә. Районыбызда яшәүчеләрнең тынычлыгы, иминлеге хакына сез еш кына шәхси вакытыгыз белән исәпләшмичә, ару-талуны белмичә хезмәт куясыз, җинаятьләрне ачу өстендә эшлисез, юлларда тәртип һәм иминлек сагында торасыз. Рәхмәт сүзләренең аеруча зурысын хокук саклау органнары ветераннарына җиткерәбез. Аларның күбесе элеккечә үк сафта кала, бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм белемнәрен яшь коллегалары белән уртаклаша. Эчке эшләр органнарының барлык бүлекчәләрендә хезмәт куючыларга җиңел булмаган, куркыныч хезмәтләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы теләп калабыз. Алга таба да халыкның ышанычын аклап, намус белән эшләргә язсын. Үзегезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, бәхет-сәгадәт, исәнлек-саулык, хәерле-имин гомерләр телибез! Бәйрәм белән!