Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Зур этнографик диктант” халыкара акциясе уздырылды. Акциядә 23 кеше катнашты. Катнашучылар, Россия халыкларының тарихы, мәдәнияте, көнкүреше турындагы сорауларга җавап биреп, үзләренең этнографик белемнәрен тикшерделәр.
Бу чарада катнашу үз халкыңның үткәнен белү, бүгенгесен киләчәк буыннарга тапшыруның мөһимлеген раслый.