2021 елның 3 ноябрендә, 10: 00 ЯҮ «Мизгел» базасында «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узды. Бу мәгърифәтчелек проекты Халыклар бердәмлеге көненә багышланган. Акциядә барлыгы 15 кеше катнашты. Акциядә катнашучылар күпмилләтле илебездә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Күпләр яңа белемнәр белән китә алдылар. Диктантны рус телендә, ә тагын өч чит ил: инглиз, испан, кытай телләрендә язарга мөмкин. Катнашу 7 ноябрьгә кадәр, ә нәтиҗәләр Конституция көненә-12 декабрьгә кадәр ясалачак.