«Мөслим егете, Мөслим кызы» проекты

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе
Фольклор ансамбле үз эченә җыр, бию, әйлән-бәйлән, халык уенын, инструменталь музыканы ала. 9 ноябрь көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучылары Дилбәр Салихҗанова һәм Рәисә Харисова «Мөслим егете, Мөслим кызы» проекты кысаларында Г. Тукай исемендэге Мөслим урта мәктәбенең 2а сыйныф укучылары өчен «Фольклор ансамблендә уйнау нигезләре» дигән темага мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класста укучылар бәрмә һәм тавыш уен кораллары нигезләре белән таныштылар. Дәрес барышында укучылар белән татар халык җырларына инструменталь-хореографик композиция куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International