«Сыйфат көне» акциясе

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Кичә, 8 ноябрьдә Бөтендөнья сыйфат атнасы старт алды, ул ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында, гадәттәгечә, гражданнарның да, җитештерүчеләрнең дә товарларның куркынычсызлык проблематикасын, сыйфатын һәм файдасын, шулай ук акыллы куллану принципларын яхшы аңлавы ягына юнәлдерелгән тематик чаралар оештыра.

Әйтик, 9 ноябрь көнне Мөслим авылының Пушкин урамында хезмәткәрләр тарафыннан Акция оештырылды. Авыл халкы белән һәр предприятиенең, һәр эшнең үсешендә уңышка ачкыч булып торган товарның сыйфаты турында профилактик әңгәмә үткәрелде. Товарның һәм хезмәтләрнең сыйфаты әйләнә-тирә мохиткә, кешенең физик һәм эмоциональ хәленә турыдан-туры бәйле.

Чара барышында кергән сораулар буенча консультацияләр үткәрелде һәм кулланучыларга белешмәлекләр өләшенде,аларда закон таләпләре һәм кулланучыларга практик киңәшләр күрсәтелгән тематикалар буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International