Күңелле Halloween бәйрәме

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Көзге каникулларның беренче көнендә Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең  рәсем сәнгате бүлеге укытучылары укучылар өчен күңелле Halloween бәйрәме оештырдылар. Укытучылар залны бизәделәр һәм тематик фотозона ясадылар. Чара барышында укучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихын белделәр, табышмаклар чиштеләр, конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Соңыннан барлык укучыларга да тәм-томнар өләштеләр. Барлык катнашучылар да бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International