"Игелек каникулларга китми" акциясе

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

30 октябрьдә, Мәрхәмәтлек айлыгы кысаларында, Мөслим лицееның “Мөстәкыйль балалар” республика проектының "Прогресс" отряды активистлары "Игелек каникулларга китми" исемле акция уздырдылар.  7-8нче сыйныф укучылары "Игелекле гамәлләр -ул..." җөмләсен дәвам итеп яздылар,  5-6нчы сыйныф укучылары исә игелек символлары ясадылар. Әлеге акциянең максаты - укучыларга көзге каникуллар вакытында игелекле гамәлләр кылу кирәклеге турында искә төшерү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International