"Мөслим егете, Мөслим кызы" проекты

2021 елның 29 октябре, җомга
Һәр халыкның аерым бер мәхәббәт белән яраткан шәхесләре була. Татар музыка дөньясында хатын-кызлардан беренче композитор Сара Садыйкова - халык ихтирам иткән талантларның берсе. 29 нчы октябрь көнне Мөслим гимназиясе укучыларына бик тә эчтәлекле, музыкаль чара - "Мөслим егете, Мөслим кызы" проекты кысаларында Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең җыр бүлеге укытучылары Айгөл Шәйгәрданова, Гөлназ Йосыпова һәм аларның шәкертләре Камилә Шәкертҗанова белән Рената Харитонова оештырган Сара Садыйкованың тууына 115 елына багышланган "Калфаклы сандугач" чарасын тәкъдим иттеләр. "Калфак кигән хатын-кыз матур, күркәм күренә, калфак кигәч үзеңне әдәпле тотасың, чөнки башына калфак кигән хатын-кыз әдәпсез була алмый", - дип әйтә торган булган композитор. Укучыларыбыз калфак рәсемнәрен төсле карандашлар белән бизәп һәрберсе аерым стильдә яңа калфак үрнәкләре ясап ярыштылар, шул ук вакытта Сара апалары иҗат икән моңлы, дәртле, лирик, табигатькә соклану, туган якка мәхәббәт, дусларга хөрмәт, тормышта ямь, матурлык тойгылары аша сугарылган матур җырларын тыңлап һәрберсенең күңелләренә уелып сокланып тыңладылар. Видеоязмаларда үзебезнең сәнгать мәктәбен тәмамлап Казан каласында җыр сәнгатен үстерүче укучыларыбыз Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфанов, күпсанлы Халыкара бәйгеләр җиңүчесе Айгөл Гардисламовалар башкаруында җырлар яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International