Бу көннәрдә сәнгать сөюче укучыларыбыз чирек дәвамында үзләштергән белемнәренә йомгак ясый

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе
2021-2022 нче уку елының беренче чиреге тәмамланып килә. Бу көннәрдә сәнгать сөюче укучыларыбыз чирек дәвамында үзләштергән белемнәренә йомгак ясый. Театр сәнгате бүлеге зачетларын театральләштерелгән күренеш формасында тапшыра. 26 октябрь көнне 2 сыйныф укучылары “Өч кыз” татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр. Шулай ук, кичә, халык уен кораллары бүлеге укучылары да техник зачет бирделәр, анда гамм һәм арфеджио уенында техника үсешен күрсәттеләр, этюдлар уйнадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International