Икенче кечкенәләр төркеме балалары "Көз сылуда кунакта" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе уздырды. Бәйрәм хәйләкәр төлкенең Көз сылу булып кереп, шаяртуыннан башланып китте. Балалар зиреклекләре белән алдырып, уеннарда җиңү яулап, төлкенең серен чиште. Көз сылуны каршы алган балалар бәйрәмне күңелле җыр-биюләр, нәфис сүз белән дәвам итте. Бәйрәм иртәсенең ахырында "Көзге байлык" кул эшләре конкурсына нәтиҗә ясалды.