Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре А.и. Виноградова, Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күп функцияле үзәктә дежур тору оештырды.
Шулай ук чара барышында өлкәннәргә күпфункцияле үзәкләрдә күрсәтелә торган хезмәтләрне алу тәртибен аңлаттылар. Күпчелек хезмәтләрне электрон рәвештә алырга мөмкин, бары тик ЕСИА да хисап язмасы гына кирәк, дип искәрттеләр.
COVID-19 коронавирусы белән бәйле эпидемиологик хәл һәм авыруның таралуын чикләү өчен күрелгән чаралар турында аңлату эшләре алып барылды. КФҮтә барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә, әмма гражданнарга җәмәгать урыннарына, шул исәптән КФҮ бүлекчәләренә барып йөрүдән, эпидемиологик чикләүләрне бетерүдән тыелырга кирәк.