Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, район мәгариф бүлегенең планы нигезендә, 25 октябрьдә Мөслим лицееның актлар залында Россия Федерациясе гомуми белем бирү мәктәпләренең Мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри премиясе лауреаты Гөлфия Мөхәммәтгәрәеваның “Дөнья сүзе-бер бүләк” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләр буенча урынбасары М.Р.Бәдертдинова, Мәгариф идарәсе начальнигы Л.Я.Хәбибуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп китапханәчеләре, укучылар катнашты.