"Мөслим кызы, Мөслим егете " проекты

2021 елның 26 октябре, сишәмбе
"Мөслим кызы, Мөслим егете " проекты кысаларында, бирелгән планнан өстәмә тыш, сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучысы Айгөл Шәйгәрданова гимназиянең 2 нче сыйныфы укучылары өчен "Көз бәйрәме" үткәрде. Әлеге чарада Айгөл Рифовна Көз сылуы булып киенеп, балаларны татарларның милли фольклоры - аның эченә сыйган көз турында мәкальләр, табышмаклар, татар халык уеннары, җырлары белән якыннан таныштырды. Укучылар күңелле ял иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International