19.10.21 елда Мәдәният министрлыгы, һәм почта банкның уртак проекты кысаларында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре "Пушкин картасы" исеме астында "Сугыш кайтавазы" дигән темага лекция оештырды. Матур презентация ярдәмендә китапханәче авыл мәктәпләренең 9, 10, 11 сыйныф укучыларына беренче бөтендөнья, икенче бөтендөнья һәм бөек ватан сугышлары тарихын, фаҗиганең масштабы һәм әлеге вакыйгаларның нәтиҗәсе һәм аларның бүгенге дөньяга йогынтысы турында сөйләде.