2021 нче елның 19 нче октябрендә туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы һәм Мөслим кызы, Мөслим егете проекты кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре 2, 3 нче сыйныф укучылары өчен "Туган тел – бөек тел" викторинасы уздырды. Китапханәче балаларны татар халык фольклоры һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шулай ук татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм көнкүреше турында да белделәр.