2021 нче елның 19 нче октябрендә туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы һәм Мөслим кызы проекты кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре лицейның 3 нче сыйныф укучылары өчен татар халкының “Күк-кү чыпчык, тәрәзәдән очып чык " дип исемләнгән балалар фольклорына багышланган чара үткәрде...”. Бу чарада балаларга төрле илләрдә балалар фольклоры барлыкка килү тарихын, аерым алганда, татар халкының балалар фольклоры килеп чыгу тарихын тәкъдим ителде. Балаларны аның төрле төрләре белән таныштырды, курчак, өстәл, бармак, күләгә театрлары күргәзмәсе оештырылды. Балаларга шулай ук әлеге атрибутларны кулланып әкиятләр сөйләнде. Балалар рәхәтләнеп әкиятләрдән таныш җырларны тыңладылар һәм үзләре дә җырладылар.