Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбле республикабызның Сарман, Минзәлә, Казан шәһәрләрендә узачак гастроль концертларына әзерлек алып бара

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе
Бу көннәрдә район мәдәният йорты каршында эшләүче “Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбле республикабызның Сарман, Минзәлә, Казан шәһәрләрендә узачак гастроль концертларына әзерлек алып бара. Ансамбль Россиянең “Мәдәният” милли проекты кысаларында уздырылучы һәвәскәр иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль-конкурсында гран-при иемен яулады. Декабрь аенда ансамбль Мәскәү тамашачысы алдында чыгыш ясаячак. Әлеге ансамбль составында Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары Дилбәр Салихҗанова, Рәйсә Харисова, Әлфинур Гыйльметдинова, Филюзә Шәрипова, Гүзәл Галиева, Айгөл Шәйгәрданова, Рунар Шәяхмәтов, Булат Солтанов, Гөлназ Хафизова катнашалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International