17 октябрьдә, Казан шәһәренең "Патриот" спорт-патриотик һәм армиягә кадәр әзерлек республика үзәге базасында, хәрби-гамәли спорт төрләре буенча "Яшь армиячеләр, алга!" исемле зона ярышлары узды. Лицей укучылары Мөслим районы "Барс" җыелма командасы составында уңышлы чыгыш ясадылар. Аерым спорт төрләре буенча шәхси беренчелектә җиңүләргә ирештеләр. Укучыларыбызны, команданы әзерләүдә үз өлешен керткән физкультура укытучысы А.М. Нурисламовны, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Т.Л. Хатбуллинны нәтиҗәле чыгышлары белән котлыйбыз!