Иң зур сөенечебез – ул сәнгать мәктәбенә яңа рояль кайту

2021 елның 19 октябре, сишәмбе
Агымдагы уку елы зур яңалыклар, сөенче хәбәрләр белән башланып китте. Иң зур сөенечебез – ул сәнгать мәктәбенә яңа рояль кайту. Сәнгать мәктәбе алдагы уку елларында яңа электропианинолар белән тулыландырылган иде инде. Тик мәктәпнең рояле инде күптән ремонт таләп итә иде. Мәктәбебез белән танышырга килгән кунакларыбыз балаларыбызга тагын да зуррак уңышларга ирешү өчен уңайлыклар тудырып, яңа рояль бүләк итте. Сәнгать мәктәбе коллективы, укучылар һәм аларның ата-аналары әлеге бүләк өчен зур рәхмәтләрен җиткерәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International