Казан шәһәрендә музыка һәм сәнгать мәктәпләре директорлары өчен семинар булып узды

2021 елның 8 октябре, җомга
30 сентябрь көнне Казан шәһәрендә музыка һәм сәнгать мәктәпләре директорлары өчен семинар булып узды. Анда Мөслим сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова да катнашты. Өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре өчен Казан шәһәренең 5нче номерлы сәнгать мәктәбе базасында мастер-класслар, төрле темаларга докладлар тәкъдим ителде. Әлеге чараның төп максаты – федераль дәүләт таләпләре программалары белән укыту буенча тәҗрибә уртаклашу.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International