З.Басыйрова ис. мәдәният йортында "Укытучылар көне" уңаеннан, тантаналы чара узды. Әлеге чарада мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шәймухаметова Г.Р., татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәхмутова Э.С., укытучылар гаиләсе буларак, мәктәп директоры Исламов И.М. һәм китапханәче Исламова С.Г., математика укытучысы Нәбиуллин М.Р., Октябрь башлангыч сыйныфлар укытчысы Нәбиуллина Г. бүләкләнде. Коллегаларыбызны ихластан котлыйбыз. Уңышларыгыз дәвамлы булсын!