Өлкәннәр ункөнлеге

2021 елның 8 октябре, җомга
1 октябрьдән башлап җирлегебездә Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Шул уңайдан сәнгать мәктәбе янәшәсендә урнашкан “Курай” паркында да бәйрәм концерты булып узды. Җыр, бию, театр сәнгате, тынлы һәм халык уен кораллары бүлекләре укучылары, укытучылары мәктәбебез укучылары, аларның әби-бабайлары өчен җыр-биюле тамаша күрсәтте. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рөстәм Шәрипов та катнашып, бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткерделәр. Шулай ук кунаклар өчен коймак белән чәй табыны да әзерләнгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International