Халыкара укытучылар көне

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе
5 октябрь көнне Халыкара укытучылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Мөслим сәнгать мәктәбе администрациясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен бертөркем укытучылар сәнгать мәктәбе директорының Рәхмәт хатына лаек булды: бүлек җитәкчеләре Гөлназ Йосыпова, Гөлназ Талыйпова, Рәйсә Харисова, Алеся Латыпова, фортепиано бүлеге укытучысы Розалия Хәбибуллина, җыр сәнгате бүлеге укытучысы Айгөл Шәйгәрданова, бию сәнгате бүлеге укытучысы Булат Солтанов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International