6 октябрь көнне Шуган авыл җирлеге базасында «Грант проектларын әзерләү һәм тормышка ашыру практикасы» темасына семинар-киңәшмә узды. Чарада район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Альберт Хузин белән берлектә район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, Мөслим районы оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Семинар кысаларында 2021 елда Россия Президенты грантына төзелгән авылның мәгърифәт тарихы музее ачылды, шулай ук Рус Шуганы авылында яңа экстрим-паркны тәкъдир итү булды. Җитәкчеләр һәм халыкның бердәм эшләве нәтиҗәсендә Шуган авыл җирлеге соңгы 3 елда 6 грант алды. Барлык грантлар да авылны үстерүгә һәм аны төзекләндерүгә файдаланылды.
Бик зур эш башкарылды һәм нәтиҗә күренүе күңелле. Безгә шуганлылардан үрнәк алырга, бу система белән эшләргә өйрәнергә кирәк,-дип ассызыклап үтте Альберт Хузин.