Укытучылар көне белән!

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котларга рөхсәт итегез. Тормышта безнең һәркайсыбыз нинди генә профессия иясе булса да, барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Ул һәркемнең күңелендә якты истәлек булып, гомер буе саклана. Күренекле язучыбыз Фәнис Яруллин укытучыларга юкка гына: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” – дип әйтмәгән. Чыннан да, кирәк чакта безне мактаучы да, яклаучы да, киңәшче дә – укытучылар. Кадерле мөгалимнәребез! Гүзәл бәйрәмегез уңаеннан сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр, күңел тынычлыгы телибез. Белем чишмәләрегез беркайчан да саекмасын, укучыларыгызның ихтирамын һәм рәхмәтен тоеп гомер итәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне!

Фотоларда хөрмәтле мөгаллимебез Роза Шакирҗан кызы Хабибуллина 6 нчы сыйныф укучылары белән (1979ел). Исәнлек- саулык телибез!

Фото Мөслим туган якны өйрәнү музее архивыннан алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International