Чираттан тыш сессия

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Советының IV чакырылыш X чираттан тыш сессиясе узды. Рамил Муллин үз вазыйфаларын тапшырып, район башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп Альберт Хузин билгеләнде.
Мөслим районын үстерүдә күп еллык фидакарь хезмәте өчен Рамил Хәмзә улы ТР президенты Рөстәм Миннехановның рәхмәтенә, Мөслимнең мактаулы гражданины исеменә лаек булды.

Мөслим районы халкы, коллективыбыз исеменнән Рамил Хамзовичка зур рәхмәтебезне җиткерәбез, яңа эшендә уңышлар һәм шулай ук нәтиҗәле хезмәт итүен телибез!
Альберт Робертовичка шулай ук уңышлар, районыбыз даны өчен бергә ныклы команда булып эшләүне телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International