ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Михайловка авылы китапханәчесе "Чебурашка" балалар бакчасы нәниләре белән "Дружба крепкая не сломается" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Баек авылы китапханәсенең "Оста куллар" түгәрәгенә  йөрүче балалар белән әңгәмә үтте.

"Без - табигать балалары" берләшмәсенең чираттагы утырышы флористлар көненә багышланганды. алалар кыр үсемлекләре, чәчәкләрен танып белүләре буенча викторинада, чәчәктән гөлләмә һәм чәчәк бәйләмнәре төзүдә ярыштылар.

Метрәй мәдәният йортында "Уңган хуҗабикэлэр" клубына йөрүчеләр өчен ял кичәсе оештырылды. Алар үзләренең кышка әзерләнә торган салат рецептларын, тәмле итеп кыяр тозлау ысулларын һәм төрле җимешләрдән  компот ясау серләрен ачтылар.

26 нче июль көнне Баек мәдәният йортында яшьләр арасында теннис ярышы узды. Чараның максаты: теннис уенын үстерү һәм популярлаштыру, уенчылар арасында уен тәҗрибәсен үстерү, каникулларны дорес файдалану,  актив сәламәт яшәү рәвешенә теннис яратучыларны  җәлеп итү.

Яңа Карамалы авыл клубы директоры "Без  бәхетле балачак иленнән" дигән исем астында балалар белән әнгәмә оештырды. "Бәхет сүзен син ничек аңлыйсын?" дигән сорауга балалар уз фикерләрен һәм уйларын әйттеләр. Аларның җаваплары үзенчәлекле һәм кызыклы булды. Әңгәмәдән соң, балалар истәлеккә фотога тоштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International