ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Урман иле" лагерендә кунакта...

Музейда кунаклар...

Рус.Шуган авылы китапханәсендә "День шоколада" дип исемләнгән бәйрәм үтте.

Баланлы авыл мәдәният йорты директоры Шоколад көне уңаеннан балалар белән викторина уздырды. Соңыннан дискотека булды.

 

Иске Карамалы авыл мәдәният йорты Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көнен "Әбиемнең оныгы мин" исеме астында узган кичә белән билгеләп үтте.14 һәм аннан да күбрәк оныклары, 3 һәм аннан да күбрәк оныкчыклары булган әбиләр - дәү әниләр оныкларны тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылыр, уенын-чынын катыштырып, мастер - класслар күрсәттеләр, оныклар исә, үзләренең рәхмәтләрен шигырь, җыр-бию аша тапшырдылар.

11 июль көнне Яңа Карамалы авыл клубында Шоколад бәйрәме булып узды. Балалар үзләре яраткан шоколад белән дусларын сыйладылар. Гөлнар Фарухшина өй шартларында әзерләнә торган үзе яраткан шоколад рецепты белән уртаклашты. Клуб мөдире шоколадных барлыкка килү тарихы белән таныштырды.

Бөтендөнья шоколад көне уңаеннан Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакта булдылар. Алар шокаладның ничек ясалуы белән таныштылар, асфальтта рәсем ясадылар, уйнадылар һәм шоколад белән сыйландылар.

 

10-11 июльдә бурычлылар  буенча рейд узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International