ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2018 ел
шимбә

27 нче апрельдә Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Бер – беребезгә без кирәкбез икән, юкка түгел” дип аталган әдәби кичә үткәрелде. Очрашуга шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановта килде. Кызыклы һәм эчтәлекле тәрбияви бу чара укучылар күңелендә озак сакланыр.

 27 нче апрель көнне Мөслим авылы “Күбәләк” балалар бакчасында балалар бакчалары мөдирләре семинары үтте. Семинар барышында балаларны ашату, энергия саклау, “методик десант”ның нәтиҗәләре тикшерелде.

Мөслим муниципаль районында "Өлкән буын" партия проектын тормышка ашыру дәвам итә.

27нче апрель көнне мәгариф идарәсе, Мөслим гимназиясе һәм Муса Җәлил исемендәге Минзәлә пед.колледжы белән берлектә башлангыч сыйныф укытучылары өчен регионара семинар үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International