Юнармия — бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте, 2015 елның 29 октябрендә РФ оборона министры С.К. Шойгу инициативасы буенча оештырылган. Хәрәкәтнең төп максаты-хәрби-патриотик тәрбия һәм шәхеснең гармонияле үсеше өчен уңайлы шартлар һәм әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру. Күбәк урта мәктәбендә белем алучы 40 укучы "Юнармия"-"Патриот" Бөтенроссия хәрби – патриотик иҗтимагый хәрәкәт сафларына керде. Алар Яшь армияченең антын кабул иттеләр. Отряд җитәкчесе Ханнанов Ф.Г. яшь армиячеләргә таныклыклар тапшырды. "Сез спортта һәм укуда ирешкән уңышларыгыз белән яшь армиячеләр сафында булу хокукына лаек. Һәм бу зур дәрәҗә генә түгел, зур җаваплылык та. "ЮНАРМИЯ" Россияне яратучыларны берләштерергә һәм аңа яхшырак һәм көчлерәк булырга әзер кешеләрне берләштерергә тиеш. Сез-Ватаныбызның киләчәк сакчылары һәм сезнең кулларда – хәзерге Россия язмышы. Илебезнең, үз Ватаныбызның лаеклы гражданнары булыгыз. Алда сезне кызыклы эшләр, яңа ачышлар көтә", -диелде сәламләү өлешендә/