30 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Баулы шәһәренең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Укытучының профессиональ бренды: үз-үзеңә бәя бирү һәм алга таба квалификация күтәрү һәм һөнәри үсеш адымнарын проектлау» темасына яшь укытучылар семинары узды. Анда лицейның яшь педагоглары Латыпов А. Р., Латипова А. Ф., Әхмәтвәлиева К. Р. катнашты. Семинар кысаларында Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы гомуми белем бирү оешмалары өчен «Бергә булдырабыз!» исемле туристик ярышлар оештырылган иде. Әлеге ярышларда яшь белгечләребез 3 нче урынга лаек булдылар.