Халыкара музыка көне

2021 елның 1 октябре, җомга
1 октябрь көнне Халыкара музыка көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Мөслим сәнгать мәктәбендә үзенчәлекле чара узды. Төрле бүлекләрдә белем алган балалар музыкаль уеннарда, кызыклы викториннарда катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Шул ук көнне 1 сыйныфка укырга кергән балаларны кабул итү тантанасы булып узды. Беренчеләр иҗат белән шөгыльләнүгә тугры булырга ант бирделәр. Балаларга бәйрәм уңаеннан тәмле күчтәнәчләр дә тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International