ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

“МФЦ” бинасына капиталь ремонт

Иске Вәрәш авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә балалар өчен "Знаешь ли ты Россию? " дигән темага викторина үткәрделәр.

Баек   авыл  китапханәчесе   балалар  белән  рус  язучысы  А. С. Пушкинның   "Сказка о золотом петушке"  дип исемләнгән  әкиятенә    әңгәмә  булып  узды.  Балалар  яратып укый торган әкиятләрнең  авторы  А. С. Пушкинның  әкияте  белән таныштырды.

Яңа Сәет авыл мәдәният йорты директоры Рәсәй көненә багышланган велойөреш оештырды.

Иске Карамалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре “Салават күпере” мәктәп яны лагеры коллективы белән берлектә Россия көненә багышланган кызыклы викторина, күңелле эстафета һәм рәсем конкурсы уздырдылар.

 

Үзәк балалар китапханәсендә "В семье единой" дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте.

Метрәй авыл китапханәчесе, рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан ,балалар белән "Тылсымлы әкиятләр илендә"исемле әкиятләр иртәсе үткәрде.

Шуганка авыл мәдәният йортында Россия көненә багышланган "Дуслашып яшик" исемле музыкаль кичә булып узды. Бәйрәмдә төрле милләт җырлары һәм биюләре башкарылды, шулай ук шигырьләр дә сөйләнде. Бәйрәм бик матур үтте, яшь артистларыбыз төрле өлкәдә үзләренең сәлатләрен күрсәттеләр, сәхнәдә матур чыгышлары белән  тамашачыны сөендерделәр.

Рус.Шуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән экологик юнәлештәге "Урман серләре" дигән тәрбияви чара үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International