ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Яңа ел бәйрәмнәре чорында үткән экскурсияләр

"Таттелеком"нан кунаклар

Үзәк китапханәдә “Яңалыклар бездә генә!” дип исемләнгән чара үтте.

3 гыйнвар конне Шуганка авылы мәдәният йорты директоры Сәетгалиева Т.Ф. һәм китапханәче Хафизова Г.Г. белән берлектә мәктәп балалары белән шагыйрь Рафис Корбанга  60 яшь уңаеннан кичә уткәрде. Балалар яраткан шигырьләрен укыдылар, аның иҗаты белән таныштылар. Соңыннан рәсем конкурсы оештырылды.

5 гыйнвар көнне Ташьелга мәдәният йортында өстәл уеннары конкурсы үтте. Балалар өстәл хоккее, шашка, домино уеннарын бик кызыксынып уйнадылар.

4 гыйнваь көнне Симәк мәдәният йортында "Кыш бабай" мәзәкләре исемле кичә уздырылды. Кичә уен-көлке, кызыклы конкурслар белән алып барылды. Бәйрәм кичәсе дискотека белән дәвам итте.

Район балалар китапханәсендә   “Табигатьтә – кыш фасылы» дигән темага табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр бәйгесе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International