"Сабантуй журналына күзәтү.

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Метрәй авылы китапханәчесе балалар һәм үсмерләр өчен чыгучы "Сабантуй" журналына күзәтү үткәрде. Чарада 6 – 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче балаларны журналның бай тарихы белән таныштырды. Аларга   быел чыккан  журналлар тәкъдим ителде. Укучылар зур кызыксыну белән журналның  сентябрь саны белән якыннан таныштылар. «Сабантуй»журналы бик кызыклы, матур,  төсле рәсемнәр белән бизәлгән,  бай әдәби басма булып тора. Кызыклы журнал белән танышырга китапхәнәгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International