Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән берлектә чираттагы «Серле йомгак» түгәрәге эшчәнлеген оештырдылар. Түгәрәкнең утырышы өлкәннәр декадасына багышланды. Балалар үз куллары белән өлкәннәр көненә, үз әби-бабайларына багышлап открыткалар ясадылар.