Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән очрашу

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе
Кичә, 27 сентябрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә үзенчәлекле чара узды. Республикада билгеләп үтелүче Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәп укучылары балалар язучысы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А. Алиш , Сажидэ Сөләйманова, Ш. Галиев исемендәге премияләр лауреаты, Мөслим районының Мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән очрашты. Күпкырлы һөнәрләр иясе буларак, кунагыбыз балаларга төрле уен коралларында уйнап күрсәтте, үзенең иҗат эшләре турында сөйләде. Балалар үз чиратында Мөҗәһит Заһит улына үзенең музыкаль номерларын бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International