Утырышта район башлыгы Рамил Муллин катнашты. Чарада район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов җитәкчелек итте. Очрашудан файдаланып, өлкәннәр үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Утырышны район башлыгы Рамил Муллин йомгаклады. Чыгышында ул:
- Бүгенге көндә хөкемлек иткән короновирус афәтенә тукталмый булдыра алмыйм. Бик күп халыкны югалтабыз, яше-карты арабыздан китә. Имеш-мимешләргә ышанып гомеребезне куркыныч астына куябыз. Галимнәр бу авыруны җиңүнең бердәнбер ысулы дип вакцинацияне атый. Ни өчен бездә бу мәсьәләгә шул кадәр салкын караш? Мин сездән, тормыш тәҗрибәле кешеләр буларак, аек акыл белән фикер йөртүегезне, калганнарны да дөрес карар кабул итергә инандыруыгызны сорыйм. Вирус бар, һәм ул бик куркыныч!,- диде ул, өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп.